news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Без урыннарда булдыклы кешеләр эшләвен күрәбез

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада аграр тармак үсеше өчен тырышлык куйган авыл хезмәтчәннәренә, фермерларга, инвесторларга, ташламалы бәядән ягулык белән тәэмин итүче оешмаларга башкарган эшләре өчен рәхмәтен җиткерде. «Без урыннарда булдыклы кешеләр эшләвен күрәбез», – диде ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында.

Ул министрлык эшенә уңай бәя биреп, үсемлекчелек, терлекчелек, генетикада иң заманча технологияләр кертелүне министрлыкның олы хезмәте дип атады. «Марат Азатович та (Җәббаров – Т.И. иск.) яхшы эшли. Марат Готович (Әхмәтов – Т.И. иск.) яхшы нигез салып китте. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бу эшне дәвам иттерү кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул республикага федераль үзәктән системалы ярдәм күрсәтелүен билгеләп узды. РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган зур проектларда Татарстан катнашуын искәртте.

«Бәлки, кайвакыт безнең ихтыяҗлар кабул ителә торган карарлар белән тәңгәл килеп бетмидер, ләкин безне ишетәләр. Без үз мәнфәгатьләребез сагында каты торабыз, яклыйбыз. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән мөнәсәбәтләребез яхшы», – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot