Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Без Кыргызстан белән хезмәттәшлекне актив үстерәбез
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Министрлар Кабинеты Рәисенең беренче урынбасары Данияр Амангельдиев белән очрашты. Сөйләшү «Казан Экспо»да «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» кысасында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Миңнеханов Кыргызстан ягына Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибарлары һәм Казан форумында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук төрки халыкларның символы булган кар барсын саклау буенча уртак эшне билгеләп үтте.
«Бу мөһим эштә катнашуыгызны бик югары бәялибез», - дип ассызыклады республика Рәисе.
Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Кыргызстан белән багланышларны актив үстерүен дәвам итә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча республика белән Кыргызстан арасында товар әйләнеше 182 млн доллардан артып китте.
«Әмма безнең потенциал зуррак, активрак эшләргә кирәк. Без киләчәктә үзара сәүдә күләмен арттырырга телибез», - дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз