Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Без Чунцин белән мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырга телибез
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның иң зур мегаполисында узган «Татарстан – Чунцин» эшлекле форумында чыгыш ясады. Ул Кытай ягына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм перспективалы уртак проектлар турында фикер алышу өчен платформа буларак форумның әһәмиятен искәртте. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең стратегик партнерлык дәрәҗәсенә җитүен билгеләп үтте, һәм мөһим вакыйга – 2024 елның октябрендә Казанда узган XVI БРИКС саммиты турында искәртте. Аның сүзләренчә, республика башкаласында Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинны кабул итү Татарстан өчен зур дәрәҗә булды.
Республика Рәисе шулай ук Татарстанның Кытай төбәкләре белән актив хезмәттәшлек итүен искәртте. Узган ел Кытай белән товар әйләнеше 9 процентка арткан һәм 3,3 миллиард доллар тәшкил иткән, Кытай инвестицияләре күләме 38,7 миллион долларга җиткән. Партнерлыкны ныгытуда «Идел – Янцзы» форматы мөһим роль уйный, аның кысаларында, Чунцинны да кертеп, Кытайның берничә провинциясе белән хезмәттәшлек җәелдерелә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Чунцин - Кытайның сәнәгате һәм цифрлы технологияләре зур үсеш алган икътисади лидерларыннан берсе. «Без булган база кысаларында Чунцин белән мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырга теләр идек. Чунцин - Кытай икътисады локомотивларыннан берсе. Сездә химия, машина төзелеше, электрон, металлургия сәнәгате, шулай ук мәгълүмати технологияләр өлкәсе алга киткән. Безгә эшлекле даирәләрнең нинди юнәлешләрдә тыгыз эшли алуын игътибар белән карарга кирәк», – диде Миңнеханов. Ул эшлекле даирәләрне хезмәттәшлекнең яңа форматларын активрак эзләргә һәм Кытай бизнесы вәкилләрен агымдагы елның августында узачак «РОСТКИ» Россия-Кытай форумына чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз