Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Без бу декарбонизациядә безгә каршы нәрсәдер барлыгын аңладык
Экологиягә йөкләнешне һәм парник газлары чыгаруны киметү – кирәкле һәм таләп ителгән чара, ләкин кайбер илләр «яшел» технологияләргә күчү проблемаларын башкалар хисабына чишәргә тырышканда гаделсезлек. Мондый фикерне Татарстан нефть һәм газ химиясе форумының пленар сессиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.
«Без бу декарбонизациядә безгә каршы нәрсәдер барлыгын аңладык. Декарбонизация үзе – бик кирәкле юнәлеш. Россия Президентының [Владимир Путин] шундый бурыч куюы – бу бик мөһим. Күп юнәлешләр бар, газ-мотор ягулыгы, эффектив җылылык изоляциясе материалларын куллану буенча дибез, алар зарарлы матдәләр чыгаруны киметергә мөмкинлек бирәчәк», – диде Рөстәм Миңнеханов, декарбонизациягә багышланган пленар утырышта чыгыш ясаганда.
«Әмма безнең партнерлар «яшел» икътисад булдыру бурычын башка илләр хисабына чишәргә тырышканда – бу бөтенләй дөрес түгел. Шуңа күрә безгә кытай партнерлары, Якын Көнчыгыш илләренең алымнары һәм тәҗрибәсе бик кызыклы», – дип белдерде Татарстан Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз