news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Берничә юнәлешне берләштерүче мәдәният үзәкләре булдырырга кирәк

Рөстәм Миңнеханов: Берничә юнәлешне берләштерүче мәдәният үзәкләре булдырырга кирәк
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәдәният министрлыгына берьюлы берничә юнәлешне берләштерүче мәдәният үзәкләрен булдыруны боерды.

«Тарихи-мәдәни мирасны саклауда музейлар һәм музей киңлекләре мөһим урын алып тора. Гомумән, үз эченә берьюлы музей, китапханә, театраль, клуб эше, мәгариф өлкәсе юнәлешләрен берләштерүче мәдәният үзәкләрен булдыру кирәк. Шул ук үзәкләрдә архитектура һәм мәдәни мирас эшчәнлеге үсеш алырга тиеш», – дип, билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Яхшы үрнәк буларак ул Алабуга музей тыюлыгын атады. Һәм Мәдәният министрлыгына тиешле тәкъдимнәр әзерләргә боерды.

Татарстан Рәисе Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасы да һәркем өчен ачык мәйдан һәм бөтен иҗади көчләрне җәлеп итү үзәге булырга тиешлеген ассызыклады.

«Татарстанда мәдәният өлкәсенә аерым игътибар бирелә. Агымдагы ел бигрәк тә безнең театрлар өчен үзенчәлекле. Быел без: Галиәсгар Камалның, Марсель Сәлимҗановның, Шәриф Камалның юбилей даталарын, Казан операсының 50 еллыгын билгеләп үтәбез. Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасы төзелеп килә. Ул гади театр гына түгел, ә шулай ук һәркем өчен ачык мәйдан һәм бөтен иҗади көчләрне җәлеп итү үзәге булырга тиеш», – дип, мөрәҗәгать итте Рәис.

news_right_1
news_right_2
news_bot