news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә министры белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә мәсьәләләре буенча дәүләт министры Тани бин Әхмәт Әл Зайюди белән очрашты. Алар Татарстан продукциясен экспортлау һәм Россия-Әмирлекләр багланышлары үсеше турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Шунысы мөһим, агымдагы гадәти булмаган геосәяси вазгыятьтә Россия һәм БГЭ арасында багланышлар – төбәктә һәм бөтен дөньяда әһәмиятле фактор», – диде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Татарстан белән Гарәп Әмирлекләре арасында мөнәсәбәтләр үсеше РФ һәм БГЭ хезмәттәшлеге ныгуга ярдәм итә.

Республика Президенты министрны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясен киләсе елда KazanSummitка чакырды, форум Россия Президенты ярдәме белән федераль форумга әйләнде.

 

Фото: © Татарстан Президентының матбугат хезмәте

 

news_right_1
news_right_2
news_bot