Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Мawaride Group башлыгы белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә урнашкан Mawaride Group of Companies компанияләр төркеменә нигез салучы һәм аның генераль директоры Мөхәммәд Әхмәд Алаеид белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Mawaride Group of Companies Якын Көнчыгышта һәм Европаның кайбер илләрендә, шулай ук Көнчыгыш Азиядә сервис компанияләре белән идарә итә. Бу фирмалар подряд төзелеше, күчемсез милек, медицина җиһазлары сату, агросәнәгать комплексы һәм компьютер системалары, программа тәэминаты эшләү белән шөгыльләнә.
ТР Хөкүмәте йортында узган әңгәмәдә яклар Татарстан Республикасы һәм Mawaride Group of Companies арасында хезмәттәшлекнең төрле мәсьәләләре турында фикер алышты, уртак проектларга бәйле перспективаларны карады.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия белән беррәттән, Татарстанның ислам дөньясында төп партнеры булып кала. Элегрәк ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина шуңа игътибар юнәлткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз