Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә JAFZA сәнәгать паркында булды
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәфәре кысаларында Jebel Ali Free Zone (JAFZA) сәнәгать паркында булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнехановка диңгез терминалын, шулай ук контейнерларны бушату һәм төяү белән махсус кушымта аша идарә итәргә мөмкинлек бирә торган технологияне күрсәттеләр.
Jebel Ali Free Zone (JAFZA) ирекле икътисади зонасы Дубайның көнбатыш өлешендә Абу-Дабидан ерак түгел урнашкан. Анда логистика, электроника, автомобиль сәнәгате, нефть химиясе һәм башка тармаклар предприятиеләре урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз