news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Беренчеләр хәрәкәте» турында: Без бу эшне бәяләп бетермибез

Рөстәм Миңнеханов «Беренчеләр хәрәкәте» турында: Без бу эшне бәяләп бетермибез
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Беренчеләр хәрәкәте» яшь буынга тәрбия бирү юнәлешендә мөһим эш башкара, әхлакый принципларга аерым басым ясый. Бүгенге көндә бу эшне бәяләп бетермиләр. Бу дөрес түгел. Бу хакта оешманың төбәк бүлеге координацион советында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Бу хәрәкәтнең әһәмиятен аңлап бетермәвебез бик кызганыч. Безнең балаларны бездән башка берәү дә тәрбияләмәячәк. Бүгенге көндә федераль дәрәҗәдә хупланган менә дигән мөмкинлек бар. Совет чорыннан соң вакуум калган иде, хәзер без аны яптык. Ике ел дәвамында без бу эшнең кирәкле булуын күрдек. Балалар бакчаларыннан ук башларга кирәк», - дип билгеләде Миңнеханов.

Ул республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләрен «Беренчеләр хәрәкәте» белән эшләүгә игътибарлырак булырга өндәде. Әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәләре 10-15 елдан соң гына, бүгенге мәктәп укучылары инде үзләре зур кешеләр булгач кына күренәчәк, дип өстәде ТР Рәисе.

Совет утырышында Татарстан Рәисенә «Беренчеләр хәрәкәте»нең республикадагы эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм «Зарница 2.0», «Әһәмиятле өлкән кеше» һәм башка проектлар турында сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot