news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Беренчеләр хәрәкәте» белән хезмәттәшлеккә багышланган утырыш үткәрде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Беренчеләр хәрәкәте» Гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте белән хезмәттәшлек буенча Республика координацион советының киңәйтелгән утырышын үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов чараның Халыкара балаларны яклау көнендә узуын символик мәгънәгә ия, диде һәм Россия Президенты Владимир Путинның 2018 елдан 2027 елга кадәрге чорны Балачак унъеллыгы дип игълан итүен искәртте. Моның өчен балаларның мәгълүмати иминлеге концепциясе һәм 2030 елга кадәрге чорга Балаларның комплекслы иминлек стратегиясе расланды.

«Дәүләт сәясәтенең төп максаты – Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләре, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләре нигезендә гармоник үскән һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү», - дип искәртте ТР Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция үткәрү шартларында хакимият «үсеп килүче буынны игътибарсыз калдырмаска» һәм «дошман пропагандасы, деструктив идеяләр һәм агымнар йогынтысын киметергә, чын патриотлар, Ватанны саклаучылар тәрбияләргә» тиеш.

Татарстанда балаларны яклау мәсьәләсенә традицион рәвештә зур игътибар бирелә, ә яшьләргә ярдәм күрсәтү – төбәкне үстерүнең стратегик юнәлешләреннән берсе, дип өстәде Миңнеханов.

Төбәктә яшьләр сәясәте өлкәсендә җитди тәҗрибә тупланган: заманча инфраструктура үсеш кичерә, иҗтимагый оешмалар һәм аларның инициативаларына ярдәм күрсәтелә, дәүләт программалары гамәлгә ашырыла.

Төбәк бүлеге Советы рәисе Тимур Сөләйманов «Беренчеләр хәрәкәте»нең республика бүлеген үстерү турында сөйләде. Утырышта катнашучылар шулай ук Россиядә үсеп килүче буынны тәрбияләүдә балалар иҗтимагый оешмаларының роле, балалар инициативаларына ярдәм күрсәтү һәм Әлмәт районының бер мәктәбе мисалында остазлар эше турындагы чыгышларны тыңлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100