news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: «Бердәм Россия»нең Татарстандагы абруе конкрет эшкә корылган

«Бердәм Россия» нең абруе көндәлек конкрет эшкә һәм кешеләргә игътибарга корылган, дип билгеләп үтте ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов партиянең Татарстан бүлегенең XL конференциясендә катнашучыларны сәламләгәндә. Аны ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров укыды.

«Партиянең төбәк бүлеге Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә оешканнан бирле республикада үз позицияләрен ныгыта барды. Аның абруе көчле сүзләргә түгел, ә көндәлек конкрет эшкә, кешеләрнең ихтыяҗларына игътибар итүгә, хакимият органнары белән тыгыз хезмәттәшлеккә, республика халкын борчыган реаль мәсьәләләрне хәл итүгә корылган», – дип ассызыклады Миңнеханов.

Нәкъ менә шундый караш, аның фикеренчә, татарстанлылар тарафыннан партиягә ышаныч нигезе булды.

«Бүген «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Татарстанның әйдәп баручы иҗтимагый-сәяси көче булып кала. Партия милли проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыруда актив катнаша, аларны урыннарда сыйфатлы башкаруны тәэмин итә», – дип өстәде Татарстан Республикасы Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot