news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре түбән булган районнарны атады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре түбән булган районнарны атады.

«Мөмкинлекләр бертөрле булса да, дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре аерыла. Тукай, Менделеевск, Буа, Лаеш, Ютазы районнарында Бердәм дәүәт имтиханы нәтиҗәләре республика буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк», - диде республика Рәисе Дәүләт Советына еллык юлламасында.

Ул кайбер районнарда имтиханда 100 балл җыйган бер укучы да әзерләнмәгәнен билгеләп үтте. «Быел бөтенләй аттестат алмаган чыгарылыш укучылары да бар. Мондый вазгыятьләр булырга тиеш түгел», - диде.

Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән министрлыгына, муниципалитетлар белән берлектә, муниципаль мәгариф органнары эшен карарга, педагогик технологияләрне, методик алымнарны камилләштерү бурычын йөкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot