Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Белоруссиядәге «БЕЛДЖИ» заводында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Белоруссиягә эш сәфәре барышында «БЕЛДЖИ» автомобиль заводында булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Предприятие Белоруссия-Кытай уртак производствосы булып тора, анда Belgee һәм Geely маркалы җиңел автомобильләр чыгарыла.
Компания мәгълүматлары буенча, узган ел заводта 90 меңнән артык автомобиль җыелган, шуларның 60 меңгә якыны Россиягә китерелгән.
Рөстәм Миңнехановка җитештерү процесслары турында җентекләп сөйләделәр һәм автомобильләрне җыюның тулы циклын күрсәттеләр.
Шулай ук ул предприятиедә җитештерелә торган автомобильләрнең берсен тест-драйв вакытында сынап карады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз