news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Белоруссия - илебезнең ышанычлы партнеры

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Белоруссия Премьер-министры Роман Головченко очрашты. Алар алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышты.

«Белоруссия безнең өчен стратегик партнер һәм үзара хезмәттәшлек өчен зур резервыбыз бар. Безнең дәүләтләр арасында тулысынча үзара аңлашу бар һәм без хезмәттәшлек өчен яңа урыннар табарга тырышачакбыз», — диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Белоруссия белән сәнәгать өлкәләрендә, бигрәк тә машина төзелеше һәм нефть-газ химиясе өлкәсендә актив хезмәттәшлек итә.

Аның сүзләрен Белоруссия Премьер-министры Роман Головченко хуплады һәм республикалар арасында товар әйләнешенең ныклы үсеш алуын әйтте.

«Бизнес та, дәүләт хезмәтләре дә эшчәнлеге уңышының төп билгесе – тотрыклы рәвештә үсә торган товар әйләнеше. Бу үзгәргән шартларга безнең бик тиз җайлаша алуыбыз белән бәйле», — диде Головченко.

Ул тыгыз хезмәттәшлекне дәвам итүгә һәм үзара багланыш өлкәләрен киңәйтүгә өмет белдерде.

«Бөтен вазгыять безне тизрәк алга барырга һәм  моңа кадәр игътибарны башка базарларга игътибарны юнәлтү аркасында кичектереп торылган проектларны һәм юнәлешләрне тормышка ашырырга этәрә», – диде Премьер-министр.

Татарстан Президенты «Татарстан-Белоруссия» бизнес-форумы турында искә төшерде һәм үзара файдалы яңа килешүләр төзеләчәгенә ышаныч белдерде. Ул иртәгә Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында узачак.

«Белоруссия - ул илебезнең иң ышанычлы партнеры. Кешеләр катлаулы вазгыятьтә сынала һәм Белоруссиянең тугандаш халкы безнең белән моңа кадәр дә булуын һәм безнең белән калуын күрәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100