news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Белем бәйрәменә багышланган видео күрсәтте

Рөстәм Миңнеханов Белем бәйрәменә багышланган видео күрсәтте
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 1 сентябрь – Белем көне белән котлады һәм бәйрәмгә багышланган видеоны телеграм-каналына куйды.

«Мәктәп укучыларын, студентларны һәм мәгариф өлкәсенең барлык хезмәткәрләрен Белем көне белән котлыйм. Укуның һәр көне уңышлы, кызыклы һәм истә калырлык булсын!» дип яза ул.

Видеороликта баланың 1 сыйныфка җыенуы, әнисе белән беренче тапкыр мәктәпкә баруы сурәтләнә. Аннары балалар класста уйный, дәреслекне карыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot