news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Беларусьның Россиядәге илчесе Александр Рогожник белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Беларусьның Россиядәге илчесе Александр Рогожник белән очрашты
Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Рогожник белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан дустанә Россия-Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында Беларусь Республикасы белән багланышларны киңәйтү мөмкинлеген югары бәяли. Ул билгеләп үткәнчә, ике дәүләт башлыклары да төбәкләр дәрәҗәсендә элемтәләрне үстерүгә актив ярдәм итәләр. «Беларусь Республикасы Президенты Александр Григорьевич Лукашенконың «Киләчәк Уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасында һәм, әлбәттә инде, БРИКС саммитында катнашу өчен Татарстанга узган елгы визитлары безнең өчен зур мәртәбә булды», - диде республика Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Беларусьны үзара файдалы хезмәттәшлекнең бай тарихы берләштерә. Беларусь - республиканың әйдәп баручы сәүдә партнерларының берсе. Эшлекле һәм туризм элемтәләрен үстерүгә Казан - Минск маршруты буенча даими авиарейслар ярдәм итә.

«Без тармакларның иң киң спектры буенча хезмәттәшлек итәбез. Нефть химиясендә, машина төзелешендә, АСКда, урман хуҗалыгында, транспортта, медицинада, югары технологияләрдә, экологиядә, төзелештә, җиңел сәнәгатьтә һәм башка өлкәләрдә. Без күп еллар «Белнефтехим», «Минск трактор заводы», «Гомсельмаш», «Амкодор», «Минск автомобиль заводы» кебек компанияләр белән уңышлы хезмәттәшлек итәбез», - диде Татарстан Рәисе.

Александр Рогожник үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан Беларусьның Россия төбәкләре арасында төп икътисадый партнерларының берсе булып тора, берничә уртак проект гамәлгә ашырыла, кооперация элемтәләрен үстерүгә аерым игътибар бирелә. Илче шулай ук Татарстан җитәкчелегенә Беларусь белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

Искәртәбез, Александр Рогожник узган елның июнендә Белорусьның Россиядәге илчесе итеп билгеләнде. Моңа кадәр ул Беларусь Сәнәгать министрлыгын җитәкләгән. Дипломатик вәкиллек башлыгы вазыйфасында Александр Рогожник Дмитрий Крутойны алмаштырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100