news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Беларусь урман хуҗалыгы министры Александр Кулик белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Беларусь урман хуҗалыгы министры Александр Кулик белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында Беларусь Республикасы урман хуҗалыгы министры Александр Кулик белән очрашты.

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Миңнеханов Кулик белән киләчәктә хезмәттәшлек итү, уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм урман хуҗалыгы тармагы өчен башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм башкалар катнашты.

Искәртик, Кулик Татарстанга эш сәфәре белән килде. Пәнҗешәмбе, 19 сентябрьдә, ул республиканың Саба районында булды, «Саба урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе һәм «Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе эшчәнлеге белән танышты. Беларусь Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы шулай ук Татарстан Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшчәнлеген өйрәнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100