news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының «Адвин» компаниясе эшчәнлеге белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының «Адвин» компаниясе эшчәнлеге белән танышты
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минскида «Адвин» компаниясендә булды. Ул медицина рентген сурәтен һәм рентген тикшерү системаларын цифрлы визуализацияләү өлкәсендә технологияләр ясау белән шөгыльләнә торган предприятиенең эше белән танышты.

Гомумән алганда, компания продукциясенең алтмыштан артык моделе бар. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртик, республика җитәкчесе кичә Беларусь Республикасына эш сәфәре белән килде. Бүген ул республика Президенты Александр Лукашенко белән очрашты, шулай ук «Амкодор» машина төзү компаниясендә булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot