news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн короленең улы белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн короленең улы белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн короленең улы - шәех Нассер Ибн Хамад Әл Хәлифә белән очрашты.

Республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Бәхрәйн короленең улы Миңнехановка әтисе исеменнән җылы сәламләү сүзләре тапшырган. Яклар шулай ук товар әйләнешен арттыру юнәлешендә эшне көчәйтергә ниятләүләрен тагын бер кат раслады.

2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Бәһрәйн арасында товар әйләнеше 7 процентка арткан һәм 483 мең доллар тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot