news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Башкортстанның беренче Президентына һәйкәл ачу тантанасына килде

Рөстәм Миңнеханов Башкортстанның беренче Президентына һәйкәл ачу тантанасына килде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Уфага Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовка һәйкәл ачу тантанасына килде. Һәйкәл Дәүләт җыелышы – Корылтай һәм республика Хөкүмәте биналары арасында урнаштырылган, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Статуяны скульптор Салават Щербаков ясаган. Сүз уңаеннан, ул шулай ук совет хәрби җитәкчесе, Бөек Ватан сугышы елларында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовка Совет мәйданында куелган һәйкәл авторы да.

Һәйкәл артында монументаль пилон урнаштырылган, анда Башкортстан картасы сурәтләнгән һәм Рәхимов вакытында кабул ителгән Конституциянең беренче маддәсе тексты язылган. Плитәдә Башкортстан тарихына багышланган бронза рельефлар сурәтләнгән. Тагын ике пилон сәнәгатькә һәм авыл хуҗалыгына багышланган.

Миңнехановтан тыш, һәйкәл ачу тантанасына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, шулай ук Рәхимовның хатыны Луиза да килде.

Искәртеп узабыз, Рәхимов 2023 елның 11 гыйнварында бакыйлыкка күчте. Ул 1990-2010 елларда республиканы җитәкләде, 1993 елдан аның Президенты булды. Уфада әлеге сәясәтчегә һәйкәл куелачагы хакында соңрак хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100