news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Барлык муниципаль сәнәгать парклары да тиешле таләпләргә җавап бирми

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада барлык муниципаль сәнәгать парклары да тиешле таләпләргә җавап бирми. Бу хакта ул Дәүләт Советына еллык Юлламасы белән мөрәҗәгатендә әйтте.

«Сәнәгать паркы уңышы нәтиҗәле эшли торган идарәче компания, гамәлдәге резидентларга, яңа производстволар урнаштыру өчен кирәкле инженер инфраструктурасы белән тәэмин ителешкә, район башлыкларының инвесторлар җәлеп итү буенча актив позициясенә бәйле. Шул ук вакытта, барлык муниципаль сәнәгать парклары да бу таләпләргә җавап бирми», - дип белдерде.

«Инвестицион-венчур фонды һәм Инвестицион үсеш агентлыгының беркетелгән сәнәгать парклары буенча конкрет эш нәтиҗәләрен күрмибез. Шул ук вакытта нәтиҗәле эшли торган мәйданчык үрнәкләре дә бар: Химград, КИП Мастер, Яшел Үзән паркы, Саба паркы, Теләче, Алексеевск сәнәгать парклары», - дип әйтте Президент.

Рөстәм Миңнеханов, Икътисад министрлыгына, муниципаль районнар, нәтиҗәле эшләүче сәнәгать паркларының идарә компанияләре белән берлектә, уңышлы тәҗрибәләрне мөмкин кадәр күбрәк тарату кирәклеген ассызыклады. «Яңа резидентларны җәлеп итү өчен сәнәгать парклары үсешендә тоткарлаучы факторларны кыскарту эшен дәвам итәргә кирәк», - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100