news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Бурычын түләмәүчеләр өчен банкротлык котылу юлы булырга тиеш түгел

Банкротлык институты бурычын түләмәүче намуссыз затлар өчен котылу чарасына әверелергә тиеш түгел. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж судында узган йомгаклау киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Бездә арбитраж идарәчеләренә карата дәгъвалар бар», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Гражданнарның банкротлыгы турында сөйләгәндә, Миңнеханов бу очракларда шулай ук «законсызлыкларга юл куймас өчен игътибар белән карарга кирәк» дип белдерде.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда гражданнарның банкротлыгы турында гаризалар саны арта. 2022 елда аларның саны, 2021 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр артып, 8,6 меңгә җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100