news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Балигъ булмаганнарны җинаятькә тартучыларга җаваплылыкны көчәйтергә

Рөстәм Миңнеханов: Балигъ булмаганнарны җинаятькә тартучыларга җаваплылыкны көчәйтергә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында депутатлар корпусын балигълык яшенә җитмәгән балаларны җинаятькә тартучыларга карата җаваплылыкны катгыйландыру буенча тәкъдимнәр кертергә чакырды.

Республика җитәкчесе яшьләрне деструктив бергәлекләргә җәлеп итү, аларны террорчылык оешмаларына вербовкаларга омтылу һәм җинаятьләр кылу, шул исәптән наркотик матдәләр җитештерү һәм сатуга җәлеп итүгә карата борчылуын белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яшьләр белән эшләү системалы һәм комплекслы рәвештә башкарылырга тиеш. Ул яшүсмерләрнең барлык категорияләре белән дә эшләргә кирәклеген ассызыклады. «Барыннан да элек, бу — Яшьләр эшләре һәм Мәгариф министрлыгы җаваплылыгы зонасы», – дип билгеләде республика җитәкчесе.

«Республика һәм муниципаль хакимият органнары, хокук саклау органнары, патриотик һәм ветеран оешмалары белән ведомствоара багланышлар булдырырга кирәк», — дип өндәде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Татарстан Рәисе сүзләренчә, «Беренчеләр хәрәкәте» республика бүлекчәсенең потенциалын киңрәк файдаланырга һәм безнең заманның чын геройларын - МХО ветераннарын яшьләрне тәрбияләү эшенә активрак җәлеп итәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot