Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов балаларның җәйге ялын сыйфатлы һәм имин итәргә кушты
Татарстанда балалар өчен сәламәтләндерү кампаниясе башланды. 1,5 меңнән артык җәйге сәламәтләндерү лагеры ачылды, анда 168 мең бала ял итәчәк. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә балаларны имин һәм сыйфатлы ял белән тәэмин итәргә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада 128 шәһәр яны лагеры, Кара диңгез буенда 4 сәламәтләндерү лагеры, 46 палаткалы лагерь, 1345 мәктәп яны лагеры эшләячәк, дип искәртте Миңнеханов.
1,3 мең лагерь балаларны һәм яшүсмерләрне кабул итте, аларда 73 меңнән артык кеше ял итә. Мисал өчен, Чаллыдагы сәламәтләндерү лагерында Лисичанскидан 139 бала ял итә. Ә якын арада башка мәйданчыклар да ачыла.
Балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерен тиешле дәрәҗәдә оештырырга һәм «тәрбия компоненты да булган эчтәлекле программа» белән тәэмин итәргә кирәк, диде Миңнеханов. Ул иминлек мәсьәләләренә, шул исәптән балаларны ташуны оештыруга, шулай ук сыйфатлы тукландыруга аерым игътибар бирергә өндәде.
«Без балаларны яхшы сыйфатлы һәм имин ял белән тәэмин итәргә тиеш», - диде Татарстан Рәисе.
Искәртик, быел балаларның ялын оештыруга 2 млрд сумнан артык акча бүленгән. Бу узган елга караганда 330 млн сумга, ягъни 19 процентка күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз