Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов балалар өчен тыелган мәгълүматлар исемлеген тулыландырды
Татарстанда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турындагы законга үзгәрешләр кертелде. Балалар арасында «аның сәламәтлегенә яки әхлакый һәм рухи үсешенә зыян китерергә» мөмкин булган мәгълүмат тарату өчен тыелган исемлек киңәйтелде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы документны имзалады.
Балаларны зыян китерә торган мәгълүмат, пропаганда һәм агитациядән саклауга багышланган законның маддәсенә өстәмәләр кертелә. Әйтик, тәмәке эшләнмәләрен рекламалаудан тыш, хәзер «составында никотин булган продукцияне» рекламалау да тыела.
Моннан тыш, законның иске редакциясендә традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне пропагандалый торган мәгълүматны тыю каралган. Хәзер әлеге пункт «яки традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләр һәм (яисә) артык хөрмәтне күрсәтә торган, педофилияне пропагандалый торган мәгълүматтан, балаларда җенесне алыштыру теләге уятырга сәләтле мәгълүматтан» дигән сүзләргә алыштырыла.
Үзгәрешләр законның башка маддәләренә, шул исәптән социаль инфраструктураны формалаштырган вакытта балаларның хокукларын яклауга багышланганнарына да кертелә.
Закон басылып чыкканнан соң ун көн узгач үз көченә керә.
Искәртеп узабыз, бу атнада Казанда балигъ булмаган балалар арасында ЛГБТны пропагандалаган өчен ике блогерны тоткарладылар. Нәтиҗәдә, Кытай гражданины Хаоян Сюй гаепле дип табылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз