Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Балалар — безнең киләчәгебез һәм иң зур куанычыбыз
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Халыкара балаларны яклау көне белән котлады. Республика җитәкчесе котлавын МАКС каналында урнаштырган.
«Балалар — безнең киләчәгебез һәм иң зур куанычыбыз. Балачакны кайтарып булмый, әмма бер генә кеше дә балачагы турындагы истәлекләрен онытмый», — дип язган Миңнеханов.
Ул балаларга наз һәм игътибар бүләк итәргә, аларны хаталардан курыкмаска һәм кыю хыялланырга өйрәтергә чакырды. Миңнеханов баланың һәр адымына ышанырга һәм һәрвакыт аның янында булырга кирәк, дип ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз