news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасында Хокукый ярдәм үзәген карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк Хокукый ярдәм үзәгендә булды. Республика җитәкчесе өчен экскурсияне Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин үткәрде.

«Хокукый консультация, категориясенә карамастан, мөрәҗәгать иткән һәркемгә күрсәтеләчәк. Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә Татарстан Республикасы Адвокат палатасы һәм Нотариаль палата вәкилләре катнаша, шулай ук җирле халыкка хокукый белем һәм мәгълүмат бирү гамәлгә ашырылачак», — дип җиткерә министр сүзләрен ул җитәкләгән ведомствоның матбугат хезмәте.

Үзәктә Пенсия һәм Социаль иминият фонды эшләячәк. Шулай ук монда «Ватанны саклаучылар» махсус операциядә катнашучыларга ярдәм дәүләт фондының Татарстан буенча филиалы хезмәткәрләре хезмәт күрсәтәчәк. 2023 елның июнендә филиал Дәүләт юридик бюросы белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән, аның нигезендә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы 30 кеше телдән һәм язма консультация рәвешендә хокукый ярдәм алган.

Рөстәм Миңнеханов үзәкне игътибар белән карады һәм аның киләчәк эшчәнлеген хуплады.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстан Рәисенең Байлар Сабасында ат спорты комплексының яңа корпусын ачуы турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100