news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн короле белән телефоннан сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Короле Хамад Ибн Иса Әл Хәлифә белән телефоннан сөйләште. Бу хакта MAX мессенджерында ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Россия-ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе буларак, Рөстәм Миңнеханов Якын Көнчыгыш тирәсендәге вазгыятькә борчылуын белдерде. Яклар сугыш хәрәкәтләрен туктату һәм сөйләшүләргә кайту кирәклеген белдерде.

«Россия Федерациясе эзлекле рәвештә конфликтларны дипломатик җайга салу яклы һәм кеше үлеменә, инфраструктура җимерелүгә китерә торган теләсә нинди көч куллануны гаепли», – дип билгеләде республика җитәкчесе.

Ул Стратегик күзаллау төркеменең төп принциплары цивилизацияләр диалогы һәм якын арада вазгыять тотрыкланыр, дигән ышанычын белдерде.

Бәһрәйн короле Рөстәм Миңнехановка игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Шалтыратуыгыз, шәхси игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сез безнең ил өчен зур дус. Безгә бу ярдәм мөһим», - дип ассызыклады Хамад Ибн Иса Әл Хәлифә. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, вазгыятьнең хәзерге кискенләшүе бөтен төбәкнең иминлеген куркыныч астына куя.

Рөстәм Миңнеханов конфликтны тыныч юл белән җайга салырга ярдәм итә алырлык теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot