news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗанга эш сәфәренә килде

Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗанга эш сәфәренә килде
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан чакыруы буенча Бакуга эш сәфәре белән килде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Гейдар Алиев исемендәге халыкара аэропортта аны Азәрбайҗан Республикасы икътисад министры Чыңгыз Җаббаров, Россиянең Азәрбайҗандагы илчесе Михаил Евдокимов каршы алды.

Рөстәм Миңнехановның сәфәр программасында кайбер предприятиеләрдә булу, шулай ук рәсми очрашулар оештыру каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot