news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗанда ватандашлар белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗандагы татар оешмалары вәкилләре белән очрашты. Ул республикада яшәүче татарлар үз мәдәниятләрен саклауга зур өлеш кертәләр, дип билгеләп үтте.

«Татарстан белән Азәрбайҗанны тарихи яктан җылы дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Ә биредә яшәүче ватандашларыбыз телне, гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклауга зур өлеш кертә», - диде Президент һәм җәмәгатьчелекнең телне һәм мәдәниятне саклауга ярдәм итү буенча барлык мөрәҗәгатьләре дә эшкә алыначагына ышандырды.

Азәрбайҗанда бүгенге көндә барлыгы 27 мең татар яши, берничә иҗтимагый оешма эшли, шул исәптән – «Яшьлек» Азәрбайҗан татар яшьләре үзәге, «Туган тел» Республика татар мәдәнияте җәмгыяте, «Татарстан» иҗтимагый берләшмәсе һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыятенең Азәрбайҗандагы бүлекчәсе.

Очрашуда катнашучылар Азәрбайҗан татарлары тарихына һәм татар-азәрбайҗан элемтәләренә багышланган күргәзмәдә булдылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Бу көннәрдә Бакуда Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләре уза һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген кич эш сәфәре белән Азәрбайҗанга килде, анда ул, ватандашлар белән аралашудан тыш, берничә эшлекле очрашу уздырырга планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100