Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Азәрбәйҗан Премьер-министры урынбасары белән очрашты
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумын уңышлы уздыру белән бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Азәрбәйҗан Премьер-министры урынбасары Шахин Абдулла оглы Мостафаев котлады.
Рөстәм Миңнеханов һәм Шахин Мостафаев очрашуы бүген кич «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.
Татарстан Рәисе, үз чиратында, азәрбәйҗан коллегаларына форум белән кызыксынулары һәм, гомумән, Россия Федерациясенең бер төбәге буларак, Татарстан белән хезмәттәшлек итүләре өчен, шулай ук Казанга килгән вәкиллекле делегация өчен рәхмәт белдерде. Ул аның исеменнән Азәрбәйҗан Президенты Илһам Алиевка сәламләү сүзләрен җиткерүне сорады.
Очрашу барышында киләчәк багланышлар, кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Шахин Мостафаев билгеләп үткәнчә, «КазанФорум» кебек чаралар бик мөһим – алар очрашулар һәм фикер алышу өчен яхшы мәйданчык булып тора, әмма «безнең илләр арасындагы ышаныч һәм багланышлар мөһимрәк».
Искәртәбез, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Шахин Мостафаев шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Алексерчук белән дә очрашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз