news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан икътисад министры белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан икътисад министры белән очрашты
https://tatarstan.ru/

Татарстан белән Азәрбайҗанга икътисад өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә кирәк. Моның өчен ике төбәкнең бизнес вәкилләре белән шәхси очрашулар, аерым алганда, бизнес-форумнар үткәрү мөһим. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан икътисад министры Микаил Джаббаров белән очрашуда әйтте. 

«Безнең сәфәр хезмәттәшлекне үстерү эшен, барыннан да элек, икътисад өлкәсендә тагын да көчәйтү ихтыяҗына бәйле», - диде ул.

Аның сүзләренчә, Татарстан компанияләре Азәрбайҗан базары белән кызыксына. Шуңа күрә аларга территориянең (аерым компанияләрнең дә) потенциалын бәяләргә, шулай ук үз мөмкинлекләрен күрсәтергә бирү бик мөһим.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot