news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Авылларда яшьләрне калдыра алмасак, ул чакта бик авыр булачак

Рөстәм Миңнеханов: Авылларда яшьләрне калдыра алмасак, ул чакта бик авыр булачак
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов журналистларга 2025 ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында яшьләрне авылларда калдыру, аларны эш белән тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды.

Татарстан Рәисенә Кукмара районы Вахит авылыннан: «Районда көчле хуҗалыклар яшь белгечләргә ярдәм итәләр. Кукмара районы Вахит авылында яшь белгечләргә өйләр салып бирәләр. Менә шушы тәҗрибәне бүтән районнарга да, бүтән өлкәләргә дә дәвам итеп күрсәтергә кирәктер. Һәм дә инде шушы эшне алга таба да дәвам итәргә кирәктер», – дигән видеосорау күрсәтелде.

«Бу тема ул бик актуаль, чынлыкта. Әгәр эш бирүчедә кызыксыну булмаса... Авылдагы кешеләрне туплап, җайларын күреп, укытып, өйрәтеп, акча белән кызыксындыру булмаса, әгәр дә алар авылда калмасалар, яшьләр китә дә бара. Урыннарда кешеләрне тотып калыр өчен нәрсә кирәк? Торак йорт төзергә һәм хезмәт хакы бирергә кирәк. Авылда яшәргә була. Әмма авылда яшәр өчен Вахит авылы хуҗалыгында кебек продукция, акча булырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Чагыштыру өчен, ул районнарда уртача хезмәт хакын мисал итеп китерде. «Районнарда уртача хезмәт хакы – 50 мең, 55 мең, кайбер җирдә – 45 мең. Менә уйлап карагыз, 45-50 меңгә яшь кеше каламы? Эшләргә ризамы? Бүгенге көндә Казан дары заводында хезмәт хакы – 120 мең, Казан төгәл машиналар төзү заводында (Точмаш) – 120-130 мең. Шулай булгач, авылдагы яшь кеше шәһәргә китә дә бара», – дигән нәтиҗә ясады Татарстан Рәисе.

«Вахит авылын үрнәк итеп сөйлибез... Андый җитәкчеләр күп түгел. Мамадыш районында «Продкорпорация» бар, Әтнә районы, Саба районында шундый хуҗалыклар бар. Татарстан өчен иң зур акча китергән продукция ул – сөт. Сөтчелек белән шөгыльләнмәсәң, акчаң булмый. Игенчелек белән без алга китә алмыйбыз. Бүтән бөртекле культураларны экспортлап бирергә портлар юк. Шуңа күрә безгә терлекчелек белән шөгыльләнергә кирәк. Шул эшне уңай якка хәл итеп, табышлар алып, кешеләрне авыл җирлекләрендә тотып калырга кирәк», – дип исәпли ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтүенчә, авыл өчен юллар, ут, су программалары бар – болар барысы да хөкүмәт тарафыннан эшләнелә.

«Эш бирүчеләр, хуҗалык җитәкчеләре бу эшне кемнәр белән, ничек итеп эшне башкарып чыгачакларын уйларга тиеш. Шуңа күрә кешеләрне туплап, аларны стипендиат итеп укырга җибәрергә була... Безнең менә агроколледжлар бар – алар белән дә элемтәләр булдырырга кирәк. Бу үрнәкне, тәҗрибәне безгә таратырга кирәк. Мин бу фикер белән килешәм. Авылларыбызда яшьләрне калдыра алмасак, ул чакта бик авыр булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot