news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Авылда эш көн саен, анда йозакка бикләп чыгып китеп булмый

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елга Дәүләт Советына еллык юлламасында авыл хезмәтенең авырлыгын билгеләп үтте.

«Дәүләт ярдәме чаралары нәтиҗәсендә кече хуҗалык формалары үсеш ала. Шәхси хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары. Авылда эш көн саен, анда йозакка бикләп чыгып китеп булмый. Хезмәтегез бик мөһим. Барыгызга да зур рәхмәт! Үзең производство булдыру – зур хезмәт ул», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов бүген авыл җирлегендә заманча таләпләргә җавап бирә торган нык хуҗалыклар классы оешканын әйтте. Алар арасында Сабадан Райнур Әхмәтов, Питрәчтән Адилә Муллагалиева, Аксубайдан Ильяс Сөләйманов, Биектаудан Минсинә Латыйпова, Лаештан Елена Нигъмәтҗанова, Кукмарадан Лена Галиева, Минзәлә районыннан Нәсимә Дәүләтова. «Фермерлар бүген залда», – дип Татарстан Рәисе аларның басып күренүен сорады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100