Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы ярминкәләрендәге бәяләрне контрольдә тотарга кушты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген, 15 мартта, Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңадан эшли башлады. Татарстан Хөкүмәт Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы ярминкәләре белән бәйле берничә йөкләмә бирде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына районнар башлыклары һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре белән тиешле дәрәҗәдә ярминкәләр оештырырга кирәк. Продукциянең сыйфатын һәм бәяләрен игътибар белән күзәтегез», – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Шәһәр башлыкларына ярминкә мәйданчыкларын оештыру һәм анда катнашучыларга уңайлы шартлар тудырырга, шәһәр халкына транспорт белән барып җитү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк», – дип өстәде ул.
Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 27 апрельгә кадәр дәвам итә. Казанда алар 12 мәйданчыкта уза, Чаллыда, Түбән Камада һәм Яшел Үзәндә – икешәр, ә Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә бер мәйданчык эшли. Ярминкәләрдә бәяләр базар бәяләреннән уртача 10-15 процентка түбәнрәк була.
Моннан тыш, Татарстан Рәисе Көнкүреш һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне турында искәртте, ул иртәгә, 15 мартта, билгеләп үтелә.
«Республикада торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 27,4 мең кеше эшли. Барлык тармакларның бердәм эшләве, халыкның тормыш сыйфаты аларның һөнәри осталыгына бәйле. Безгә белгечләр әзерләү мәсьәләләрен һәм хезмәткә түләү дәрәҗәсен игътибар белән күзәтергә кирәк. Без бүген торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеген тәэмин итүче кешеләргә зур хөрмәт белән карарга тиеш. Һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!» - диде Миңнеханов.
Татарстанда коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең яңа программасы формалаштырылган, аңа ел саен 10 млрд сум бүлеп биреләчәк. Тагын 1,6 млрд сумны федераль бюджеттан керемнәр тәшкил итә.
«Бу чараларның барысы да максатчан билгеләнеш буенча да нәтиҗәле кулланылырга тиеш. Агымдагы елда республика шәһәрләрендә һәм районнарында 135 объектны реконструкцияләү һәм модернизацияләү планлаштырыла. Моңа кадәр коммуналь хуҗалыкка мондый акча беркайчан да бирелмәгән иде», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз