news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Автоузышлар – ул зур хезмәт

Рөстәм Миңнеханов: Автоузышлар – ул зур хезмәт
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында 2023 елгы автоспорт сезонына йомгак ясау тантанасында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада пилотлар, Татарстан Республикасы Автомотоспорт федерациясе әгъзалары һәм республика автоспорт ветераннары катнашты.

Чара башында 2023 елгы сезон нәтиҗәләре турында видеофильм күрсәтелде. Аннан ТР Автомобиль спорты федерациясе президенты Иван Егоров оешманың узып баручы елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Аннан Рөстәм Миңнеханов чыгышы булды. «Без автоузышчыларыбыз белән горурланабыз, автоспорт уңышлы үсә. Быел уңышларга ирешкәннәрне уңышлары белән котларга, ә ирешмәгәннәргә - җиңүләр телим . Шуны истә тотарга кирәк: автоузышлар – ул зур хезмәт, бу автомеханиклар, штурманнар, узышчылар, команда спонсорларының уртак эше», – диде ул.

Татарстан Рәисе залда булган автоспорт ветераннарына рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, «остазлык бик мөһим, һәм безнең өлкән иптәшләребез үрнәгендә без барыбыз да өйрәндек».

Рөстәм Миңнеханов барысына да 2024 елда ныклы сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан автоспорты һәм республика Автомотоспорт федерациясе активистларына бүләкләр тапшырды. Аерым алганда, бүләккә 2023 елгы сезонда югары спорт казанышлары өчен «КАМАЗ-Мастер» командасы спортчылары лаеклы булдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100