news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Ат спорты – борынгыдан килә торган гадәт, һәм ул татар халкына якын

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» ат спорты комплексында Республика көненә багышланган чабышларны шәрехләде.

«Казан ипподромында да бәйрәм! Биредә конкурс буенча халыкара ярышлар һәм Россия Федерациясе Президенты призына илнең иң абруйлы ат чабышлары уздырылды. Чабышларда Россиянең 30 төбәгеннән 200гә якын ат катнашты, ярышларда Россиянең 12 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 160 ат катнашты!» – дип язды ТР Рәисе Telegram-каналда.

«Атларны ярату һәм ат спорты – борынгылардан килә торган гадәт һәм ул татар халкы өчен бигрәк тә якын. Ярышларда катнашучыларга матур җиңүләр һәм тамашачыларга күңелле яллар телим. Барыгызны да зур бәйрәм – Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!» – дип өстәде ул.

  • Конкурс буенча турнир Россия ат спорты федерациясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Газпром СПГ-технологии» ҖЧҖ ярдәмендә оештырылды. Ярышларда җиңүчеләрне Рөстәм Миңнеханов һәм РФ ат спорты федерациясе президенты Марина Сечина бүләкләде, дип билгеләп үтте ТР Рәисе матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot