Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Ат безнең өчен хайван гына түгел, ул - атрибут
Бүген Арча районында ат спортына багышланган бәйрәм – «Ат көне» уза.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында "Ат көне" бәйрәмен ачты.
"Ат безнең өчен хайван гына түгел, ул - безнең атрибут. Безнең ата-бабаларны аттан башка күз алдына китереп булмый. Бүген атларга күп игътибар бирергә тырышабыз", - диде ул.
Бүгенге бәйрәмгә Саха (Якутия) республикасы башлыгы Айсен Николаев килде.
Без беләбез: Саха (Якутия) - Россиядә атчылык үзәге. Без анда булдык. Безгә Якутиягә кадәр ерак әле, әмма без үзебезнең токымны, бәйрәмне булдырдык. Кеше күбрәк җыелсын өчен җылырак көнне сайласак, әйбәтрәк булыр", - диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов оештыручы, тамашачы, җанатарларга рәхмәт сүзләрен әйтте. Катнашучыларга уңышлар теләде.
Көн яңгырлы булуга карамастан, ат чабышлары да, "Аударыш" уены да оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз