news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Әстерхан татарларының милли-мәдәни мохтариятенә микроавтобус бүләк итте

Рөстәм Миңнеханов Әстерхан татарларының милли-мәдәни мохтариятенә микроавтобус бүләк итте
Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җәмәле авылында узган Бөтенроссия авыл Сабан туенда Әстерхан өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтариятенә «Газель Next» микроавтобусы бүләк итте. Бүләкне оешма рәисе Динара Мәҗитовага тапшырдылар.

Татарстан Рәисе Әстерхандагы татар җәмәгатьчелегенә дәүләт бүләкләре тапшырды. 

Динара Мәҗитовага «ТР атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

ТР «Фидякар хезмәте өчен» медале белән Әстерхан өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Ринат Әюпов бүләкләнде.

«ТР атказанган укытучысы» исеменә Әстерхан шәһәре Габдулла Тукай исемендәге 74 нче номерлы урта белем бирү мәктәбе директоры Надежда Гоголева лаек булды.

«ТР атказанган физик культура хезмәткәре» исеменә Әстерхан өлкәсе Олимпия чемпионы Борис Кузнецов исемендәге спорт мәктәбендә грек-рим көрәше буенча тренер Фәрит Кадыйров лаек булды.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

news_right_1
news_right_2
news_bot