Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Астанада Казахстан Президенты белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Астанада Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев белән очрашты. Бу хакта үзенең телеграм-каналында ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Татарстан һәм Казахстанның уртак проектлары күп. Узган ел нәтиҗәләре буенча республикалар арасында товар әйләнеше 760 миллион доллар тәшкил итте», – дип язды ул.
Очрашу Татарстан лидерының Казахстанга эш сәфәре кысаларында узды. Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Кустанай өлкәсе хакиме Кумар Аксакалов белән очрашкан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз