news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Астанада Касыйм-Жомарт Токаев белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Астанада Касыйм-Жомарт Токаев белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Астанада Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев белән очрашты. Очрашу «Акорда» резиденциясендә узды, дип хәбәр итә республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Миңнеханов Токаевны республикада 2 меңнән артык спортчы катнаша торган Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары узу белән котлады.

«Күчмә халыклар уеннары күчмә цивилизацияләр мәдәниятен кире торгызуга һәм саклауга һичшиксез бәһасез өлеш кертә», – диде Татарстан Рәисе.

Ул Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне ныгыту өчен шартлар тудырылганы өчен рәхәт әйтте, Токаев Россия Президенты Владимир Путин белән ике ил арасында төбәкләр дәрәҗәсендә элемтәләр үсешенә актив ярдәм итә, диде.

«Хезмәттәшлек буенча көн тәртибе шактый бай», – диде Рөстәм Миңнеханов.

2024 ел йомгаклары буенча, Татарстан һәм Казахстан арасында товар әйләнеше 7 процентка арткан һәм 810 млн доллар булган.

Токаев Татарстан белән берлектә тормышка ашырыла торган проектлар план буенча бара диде.

«Сезне сәламләвемә шатмын. БРИКС саммитына әзерләнү аркасында вакытыгыз тыгыз булса да, сез бүген безнең белән. Безнең бөтен уртак проектлар да план буенча тормышка ашырыла һәм алар минем шәхси контрольдә», – диде Казахстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100