news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Астанада Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары ачылышында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Астанада Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары ачылышында катнашты
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында катнашты. Чара Казахстанда «Астана Арена» стадионында булды, дип хәбәр итә республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Тантанада Үзбәкстан Президенты Шәфкать Мирзиеев, Кыргыз Республикасы Президенты Садыр Жапаров, төрекмән халкының милли лидеры – Төрекмәнстанның Халк Маслахаты башлыгы Гурбангулы Бердымухамедов, Бөтендөнья этно-спорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган һәм башкалар катнашты.

Чара Казахстанның дәүләт флагын һәм Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары флагын алып чыгу һәм күтәрүдән башланды. Гимн яңгырады, ә соңыннан стадион буйлап спортчылар тантаналы марш узды. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә катнашты.

Ярышлар Казахстан башкаласында 8-13 сентябрьдә уза. Уеннарда Россия җыелма командасы да катнаша – аңа 29 спортчы керә, алар спортның барлык төрләре буенча да көч сынашачак. Шулай ук ярышларга Татарстаннан 12 хөкемдар да җәлеп ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot