Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Ашлама җитештерүчеләр ассоциациясе вәкилләре белән очрашты
![Рөстәм Миңнеханов Ашлама җитештерүчеләр ассоциациясе вәкилләре белән очрашты](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2023/7/7/ab7a4cc41ea2d7e46c2c40af9cac7bc6.jpg)
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең ашлама җитештерүчеләр ассоциациясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» үзәгендә «Бөтенроссия кыр көне» кысаларында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Очрашуда Россиянең ашлама җитештерүчеләр ассоциациясе президенты Андрей Гурьев, ассоциациянең вице-президенты Евгений Новицкий һәм «ФосАгро» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Светлана Афанасьева катнашты.
Алар Татарстан аграрийларын сыйфатлы минераль ашламалар белән тәэмин итү буенча хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында сөйләште, дип хәбәр итәләр матбугат хезмәтендә.
Алдарак Бөтенроссия Кыр көненең пленар утырышында Рөстәм Миңнеханов республикада туфракның уңдырышлылыгына аерым игътибар бирелә дигән иде. Әгәр 2018 елда аграрийлар бер гектарга 52 килограм ашлама сипкән булса, агымдагы елга исә бу күрсәткеч 82 килограммга җиткән.
«Татарстанда ел саен ашлама сатып алу өчен бюджеттан 1 миллиардтан күбрәк акча бүлеп бирелә», – диде Татарстан Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз