news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Апас районында урып-җыю кампаниясе барышын бәяләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Апас районында булды. Бу чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте. 

Рөстәм Миңнеханов комбайнчылар, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм инвесторлар белән очрашты.

 

Фото: © ТР Президенты матбугат хезмәте

Район башлыгы Равил Хисаметдинов хәбәр иткәнчә, урып-җыю эшләренең гомуми күләме 70 660 га тәшкил итә, эшләр 24,5% мәйданда тәмамланган. Кырларда хәзер 88 комбайн эшли, уртача гектардан 35,6 центнер уңыш җыялар. 

Президент терлекчелек буенча эшне көчәйтергә кирәклегенә игътибар итте, әлегә күрсәткечләр районның потенциалына туры килми. 

«Бөтен проблема – азык белән тәэмин итү. Азык булса, хуҗалыкта сыер тотарга теләүчеләр күбрәк булачак», - диде ул. 

Шулай ук Татарстан Президенты Ибраһимов крестьян-фермер хуҗалыгының сөт-товар фермасында да булды. Фермада 14 кеше эшли. Президентка җитештерүне киңәйтү планнары турында сөйләделәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100