Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Анкарада Төркия сәүдә министры белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Анкарага сәфәре кысаларында Төркия сәүдә министры Омер Болат белән очрашты.
KazanForum уздыру вакытында Татарстан башкаласына министр кушуы буенча сәүдә министры урынбасары Мәхмүт Гюрджан җитәкчелегендәге Төркия делегациясе җибәрелде.
Соңрак Петербург халыкара икътисади форумы кырларында Рөстәм Миңнеханов Төркия сәүдә министры урынбасары Мостафа Тузджу белән очрашты.

Фото: © ТР Рәисенең матбугат хезмәте
«Төркиянең кайбер алдынгы компанияләре Татарстанда зур проектларны гамәлгә ашыра. Алар барысы да ике ил җитәкчелеге һәм шәхсән Президентлар ярдәме белән уңышлы. Нәкъ менә аларның икътисади хезмәттәшлекне ныгытуга омтылышы төбәкләргә җитди проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше шактый зур үсеш күрсәтте, ул ике тапкыр артты һәм 5,3 млрд доллар тәшкил итте. Шул ук вакытта алар билгеләп үткәнчә, автомобиль сәнәгате һәм автокомпонентлар, станоклар төзү һәм металл эшкәртү, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналары төзү тармакларында яхшы резервлар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз