news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Анкара мэры белән эшлекле элемтәләрне үстерү турында фикер алышты

Рөстәм Миңнеханов Анкара мэры белән эшлекле элемтәләрне үстерү турында фикер алышты
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия башкаласы Анкара мэры Мансур Яваш белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында сөйләште. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе эш кабинетында узган әңгәмә барышында яклар булган мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ныгыту, төрле юнәлешләрдә эшлекле элемтәләрне арттыру турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Анкара хакимиятенә Татарстанның Россия төбәкләренең берсе буларак үсешенә игътибарлы булуы өчен рәхмәт белдерде. Республика Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен ныгытуга үз өлешен кертә, дип ассызыклады ул.

«Без тугандаш халыклар арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрне югары бәялибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Төркия һәм Россия дәүләтләре арасында да, төбәкара дәрәҗәдә дә товар әйләнеше арта. Узган ел йомгаклары буенча Төркия белән Татарстан арасында товар әйләнеше ике тапкырга артты, быел да уңай динамикага ия».

Татарстан Рәисе Анкара мэрына Татарстанда вакытны күңелле үткәрүен теләде. Мансур Яваш Мәртәбәле кунаклар китабында язма калдырды. Очрашуда Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин катнашты (Анкара һәм Казан — тугандаш шәһәрләр).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100