news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Амур өлкәсендәге «Восточный» космодромында булды

Рөстәм Миңнеханов Амур өлкәсендәге «Восточный» космодромында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Амур өлкәсенә килде. Төбәк губернаторы Василий Орлов белән бергә ул «Восточный» космодромында булды. Бу хакта ТР Рәисе MAX каналында хәбәр итте.

Визит барышында делегация «Союз» һәм «Ангара» старт комплексларын, шулай ук Мобиль хезмәт күрсәтү манарасын карады. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, космодромнан 21 ракета йөртүче җибәрелгән, максатчан орбиталарга 300дән артык космик аппарат чыгарылган.

Татарстан Рәисе космодром хезмәткәрләренә җаваплы һәм катлаулы эшләрендә уңышлар теләде, аның ил өчен әһәмиятен ассызыклады.

Фото: https://max.ru/rustamminnikhanov

news_right_1
news_right_2
news_bot