news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Җәмигъ мәчете төзелеше киләсе елда башланачагын әйтте

Хәзер Казанда Җәмигъ мәчете проектын сайлау процессы бара. Ике вариант бар - заманчарак һәм классик. Якын арада барлык кирәкле карарлар кабул ителәчәк, киләсе елда төзелеш башланачак.

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда әйтте.

«Җәмигъ мәчете өчен яңа мәйданчык сайладык, ләкин анда әле ливневкалар белән бәйле инженер эшләрен уздыру кирәк. Бу эшне башладык инде. Проектка килгәндә, без ике вариант арасыннан сайлыйбыз - заманчарак һәм классик.Ялгышырга ярамый. Якын арада карар кабул ителәчәк. Сайлау алай җиңел түгел. Киләсе елда төзелеш башланачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Җәмигъ мәчетенең эскиз проекты буенча бәйгегә 40 лап артык эш тәкъдим ителгәнен искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot