news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов алты кешегә «Татарстанның атказанган юристы» исемен тапшырды

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның атказанган юристы» исемен бирү турындагы указны имзалады. Аңа республикада яшәүче алты кеше лаек булды, диелә ТР җитәкчесенең рәсми порталындагы документта.

«Законлылыкны ныгытудагы хезмәтләре, һөнәри эшчәнлектәге югары казанышлары» өчен ТР Дәүләт Советы Аппараты хокукый идарәсенең гражданлык закон чыгару бүлеге баш киңәшчесе Энҗе Даутова, Теләче районы башкарма комитетының юридик бүлеге башлыгы Юрий Емельянов, «Казан оптика-механика заводы» акционерлык җәмгыятенең хокукый мәсьәләләр, милек һәм фонд базары буенча генераль директор урынбасары Людмила Кощеева, ТР Дәүләт Советы Аппараты хокукый идарәсенең социаль закон чыгару бүлеге мөдире – идарә башлыгы урынбасары Дамир Мәхмүтов һәм Апас район Советының юридик бүлек башлыгы Эльмира Шакирова билгеләп үтелде.

Моннан тыш, законлылыкны ныгыту, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклаудагы хезмәтләре өчен Казанның Яңа Савин район суды хөкемдары Ирина Солтановага мактаулы исем бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100