Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә балалар сәнгать мәктәбен ачуда катнашты
Әлмәттә реконструкциядән соң балалар сәнгать мәктәбе ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Татарстан Президенты Әлмәттә һәм республиканың башка районнарында социаль әһәмияткә ия объектлар төзүдә, ремонтлауда һәм реконструкцияләүдә ярдәм иткән өчен «Татнефть»кә һәм аның генераль директоры Наил Магановка рәхмәт әйтте.
«Бу объектны реконструкцияләгән өчен Наил Өлфәт улына һәм «Татнефть»кә рәхмәт әйтәсе килә. Компания Әлмәттә генә түгел, ә республиканың башка шәһәрләрендә дә тормыш сыйфатын яхшырту өчен күп хезмәт куя», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Яңартылган мәктәптә 1000 бала укый ала. Монда декоратив-гамәли һәм сынлы сәнгать, скульптура, компьютер графикасы буенча мастер-класслар була. Моннан тыш, өлкәннәр өчен дә дәресләр оештырылачак.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов «Нур» яшьләр психологик ярдәм үзәгенең төзекләндерелгән бинасын да карады. Мондый объектлар Татарстанның 6 шәһәрендә бар. Монда психология юнәлеше буенча педагоглар әзерлиләр.
Моннан тыш, Татарстан Президентына Риза Фәхретдин исемендәге бульварны да күрсәттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз